Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән

Шуларның 25е – шәһәрдә, 12се – ра йонда булган. 19 җинаять «кайнар эздән» ачылган.

1 сәламәтлеккә авыр зыян салу, 1 талау,
22 урлау, 7 мошенниклык, 1 наркотикларның законсыз әйләнеше очрагы теркәлгән.
Зеленодольск шәһәрендә 36 яшьлек ир үз өе янында талашканда 33 яшьлек ирне кыйный. Зыян күрүчене баш мие җәрәхәтләре белән үзәк хастаханәгә госпитализациялиләр. Икесе дә беркайда да эшләми.
36 яшьлек яшел үзәнленең, «Телеграмм» челтәрендә биржага криптовалютага акча салу белән алдап, мошенниклар 207766 сум акчасын үзләштергән.
Шәһәребезнең Татарстан урамындагы бер йорт подъездында 28 яшьлек яшел үзәнле тоткарлана. Аны тентегәннән соң 0,77 гр «гашиш» наркотик матдәсе алына. Аннары шул йортның 3нче подьездының 1 һәм 2нче катлар арасында аның биштәре табыла. Анда электрон үлчәү, 12 төрле банк пластик карталары һәм гомуми авырлыгы 4 кг 700 гр тәшкил иткән «гашиш», «анаша», «каннибас сумаласы» кебек наркотик матдәләр барлыгы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X