Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 (24-30 июнь)

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы - шәһәрдә, 7се районда булган. 20 җинаять ачылган. 14е – “кайнар эздән”.

1 талау, 18 урлау, 1 транспорт чарасын куып алып китү, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 факт, 9 мошенниклык булган.

Сәүдә челтәрләреннән урлаулар күбәйгәннән күбәя бара. Әле бер кибеттә, әле икенчесендә урлашу очраклары теркәлә. Мәсәлән, Паратская урамындагы  кибеттән берәү ачыктан-ачык 3 банка паста урлап алып чыккан.

К.Маркс урамындагы  кибеттән шампуньнар, дезодорантлар урланып, сәүдә ноктасына 3 мең сумнан артык зыян китерелгән.

Королев урамындагы кибетнең сәүдә залыннан  спорт киемнәре урлаганда күрше республикада яшәүче 9нчы сыйныф укучысы тотылган.

Комсомольская һәм Маяковский урамнарында канализация коеларының чуен капкачлары юкка чыккан.

Рогачев урамында яшәүче бер пенсионерның да фатирын талап чыкканнар. 36 яшьлек ир-ат һәм аңа ияргән 15, 13, 14 яшьлек яшүсмерләр фатирның ишеген ватып кереп, аннан телевизор, суыткыч, самовар, кәстрүлләр, савыт-саба  һәм хәтта чүкеч ишеләрне дә җыеп чыканнар. 63 яшьлек пенсионер хатынга 96400 сумлык зыян китерелгән.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 4 җинаять теркәлгән. Гайдар урамында 31 яшьлек ир, Кызыл Яр авылында 32 яшьлек ир, Әйшәнең Кооператив урамында 32 яшьлек ир, Карамалы Тауда 28 яшьлек ир наркотиклар белән  тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев