Зур Ключи халкына күпләп яуган кар авырлыклар тудырды, аеруча олы яшьтәге кешеләр өчен.
Шәхси йортларда яшәүче ялгыз кешеләргә мондый көннәрдә ярдәм бик тә кирәкле.
Шуңа күрә 9-10 сыйныф волонтерлары мобилизацияләнгән авылдашларының әнисе Елена Ивановна Лобовага өенә барды. Кар чистартырга, баздан кирәкле әйберләрне чыгарырга ярдәм иттеләр.
Башкарылган эштән соң волонтерлар хатын-кыздан ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен ишетте.
Айсылу Зәйнуллина.
Яшел Үзән мәктәп медиа үзәге
Нет комментариев