Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Йомры гәүдәле, йодрык кадәрле булсын

И, быел бәрәңге өчен борчылдык инде, утырт канда ук, мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын иде дип, теләкләр теләдек.

Ничек борчылмыйсың инде, әйеме?

Икенче икмәк бит ул безнең! Хәзер бәрәңгедән башка бер генә көнебезне дә күз алдына китерә алмыйбыз. Петр I аны Рәсәйгә алып кайтканчы ничек яшәгәндер халык?! Менә мин үземне ул замандагы русиялеләр кебек көн дә шалкан ашавымны уйлый да алмыйм, хәтта. Минем бит аны елга бер дә кабып та карамаган чаклар бар. Шалкансыз яши алам, ә бәрәңгесез – юк. Кем әйт мешли «иртән – корылай, төш йомырлай, кич – бәрәңге боткасы» булса да шатмын. Кешеләр генә түгел, хайваннарыбызга шәп ризык бит әле ул бәрәңге! Ансыз булмыый!
Безнең якларда быел бәрәңге уңар кебек күренә үзе. Ә сез алып карадыгызмы әле? Менә хезмәттәшебез Чулпан Гыйсмәтуллинаның әтисе алып караган һәм канәгать калган.

Әле бәрәңгене алырга тагын бер айлап вакыт бар, ә инде хәзер дә аның булмышы сөендерерлек аларда. Кирәк вакытта яңгыры да яуды, җылысына да алай зарланырлык түгел, шөкер. Барчабызга да мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев