Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җәйнең бер көне ел туйдыра

Авылларда печән өсте гөрли. Җәйнең иң кызу, җаваплы мәле. Авыл халкы мал-туарына кыш чыгарлык терлек азыгын әзерли. Һәр минут санаулы. Коры көннең кадерен белеп, печәннәрне вакытында урнаштырып куюың хәерле шул.

Ай-һай, мин әйтәм, мондый эсседә печән чабучыларга түземлек бирсен. Алай дисәң, чалгы белән эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә инде ул бүгенге көндә. Хәзер халык бакчасы, ишегалдындагы үләнне дә выж итеп, «пытыргый» белән генә чабып ата. Урамдагы һәр йортка өелеп-өелеп печән кайткан, аны таң атканчы күршедән-күршегә йөреп керткән чакларны сагынып сөйләргә генә калды.

Күгештә яшәүче Хәсәновлар гаиләсе дә печән өстендә тир түгә. Иң әүвәл ике бакчада үскәнен урнаштырганнар. Хәзер исә Әрә буенда чабалар.

 

– Печән уңышын быел уртача дип бәяләр идем. Без ел да Әрә буеннан җыябыз. Кул белән эшләгән юк инде хәзер, триммер – шәп ярдәмче. Биш сыерыбыз, бозау ларыбыз бар. Һәм терлек азыгы күп кирәк. Шушилә тулганчы, ә ул безнең бик зур. Көннәрнең коры торуы печән җыю өчен уңай булса да, яңгыр бик кирәк. Соңгы елларда печән сатып алган юк иде әле, быел мөгаен алмый булмас. Кирәк булса, Тау Иленнән дә, Чувашиядән дә алып килеп бирәләр, – дип сөйли Розалия Хәсәнова.

 

Районыбыз кырларында да кыл ны кырыкка ярыр чак. Печәнгә 3 июньдә төшкән булсалар, аның беренче катын чабып бетереп киләләр инде. Икенчесенә, Аллаһ кушып, якынча 10 июль тирәсендә керешәчәкләр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 3662 гектарда үлән чабылган, 1760 тонна печән әзерләнгән. Моның 1560 тоннасы – авыл хуҗалыкларыныкы,

200е – шәхси ярдәмчел хуҗалык ларныкы. Сенаж – 12700 тонна. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә быел печән уңышы, узган ел белән чагыштырганда, мактанырлык түгел ди. Чөнки яз салкын һәм озак килде. Ничек кенә булса да, төп бурыч, булганын җыеп, урнаштырып кую. Язның гына түгел, ә җәйнең дә бер көне ел туйдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X