Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районының "Нигмәтҗан" мәчете 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Олы Яке авыл җирлегенең Каратмән авылында "Нигмәтҗан" мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Шунысы куанычлы, нәкъ менә бүген биредә мәдрәсә ачылды.

Кунаклар арасында - Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән имамы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм җирле халык.

Авылның өлкән кешеләренә азык-төлек җыелмалары таратылды, район башлыгы һәркем белән шәхсән аралашты, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Бәйрәм ашы алдыннан, мәчеттә намаз укылды.

Михаил Афанасьев мәчеткә истәлекле бүләк - Шамаил кулъязмасы бүләк итте, дини учреждениене үстерүгә хәйрия кертеме ясады, шулай ук бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев