Олы Ачасыр авыл җирлегендә дә ике мәйданчыкта «Татарча диктанты ЯЗ» - 2021 Бөтендөнья агарту акциясе оештырылды.
Авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин белән берлектә оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, педагоглар һәм укучылар диктант язды.
Икенче мәйданчык Олы Ачасыр авылы мәчетендә оештырылган иде. Барлык мәхәллә кешеләре, олы яшьтә булуларына карамастан, Равил хәзрәт белән бергә әлеге искиткеч акциягә кушылды.
Авылда яшәүчеләрнең күбесе, ТНВ @newstnv дикторларын тыңлап, диктант яздылар.
Нет комментариев