Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында "Нур" хоккей командасы барлыкка килде

Бу Түбән Урысбага авылы халкы өчен зур вакыйга.

2019 елда, шул авылда туып-үскән Равил Гарипов ярдәме белән, монда тулы хоккей тартмасы барлыкка килде, ә хәзер ул хоккей формасының 12 комплектын сатып алды һәм чишенү бүлмәсен җиһазландырды.

"Нур" командасында өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бар. Буш вакытта һәм һава торышы мөмкинлек биргәндә, барысы да бозга җыела. Сүз уңаеннан, шугалакны кардан бергәләп чистарталар.

- Без барыбыз да Равил Касыймовичка битараф булмавы, ярдәм иткәне һәм шундый искиткеч бүләге өчен бик рәхмәтле. Хәзер һәвәскәр командаларны үзебезгә иптәшләрчә очрашуларга чакыра алабыз. Безнең команданың иҗтимагый тренеры - биредә яшәүче Наил Сәйфетдинов, - дип сөйләде Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X