Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы авылларында футбол фестивале узачак

Казанда " Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе»дигән темага семинар узды.

Катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, быел яшь татарстанлылар чираттагы тапкыр үзләренең активлыкларын күрсәттеләр.


Форум финалы берничә мәйданчыкта узды.

«Карьера үсеше» мәйданчыгы Татарстан Республикасының кадрлар резервын тәмамлаучыларны җыйды, «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында - «Яшьләр вакыты» проект сессияләре. Чараның төп мәйданчыгында «Җиңүчеләр форумы» узды, анда грант конкурслары лидерлары җыелды.

Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Артур Камалеев «Dream Cup» авыл футбол фестивале проекты белән Татарстанда спорт юнәлеше буенча иң яхшысы булды. Ул 125 мең сум күләмендә грант алды. Артур сүзләренә караганда, грант Яшел Үзән авылларында футбол турниры уздыру өчен кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев