Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән мәктәпләре укучылары тарихи-мәдәни мирас музеенда булдылар

Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, әмма яңа ел алдыннан күңелле чараларны көтү мизгелләре турында искә алу һәрвакыт күңелле.

3нче гимназия һәм Пушкин исемендәге 9нчы лицей укучылары Кыш һәм Кар кызына кунакка керделәр. Очрашу тарихи-мәдәни мирас музеенда узды.

Балалар Кышка Кар кызын кышкы «хандра»дан дәваларга булыштылар, ә Кыш ничек итеп һәрвакыт көр күңелле һәм яхшы кәефтә булу турында сөйләде.

Чара күңелле биюләрдән, викториналардан һәм җитезлеккә конкурслардан башка гына узмады, шулай ук әниләр һәм әтиләр өчен яңа ел бүләкләре дә булды, балалар аны мастер-классларда үзләре ясады.

Чыршы бизәге шарлар рәвешендәге уенчыклар туганнарын һәм якыннарын бик озак сөендерәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев