Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа елны көткәндә

Яңа ел җитәсен белгертеп, кичләрен авылдашларыбызның тәрәзәләрендә төрле төсләргә кереп утлар җемелдәшә, димәк, Яңа ел киләсен барыбыз да көтәбез.

Яңа ел ниндидер могъҗизага ия шикелле бит ул! Тырыш, уңган гаилә Резидә Ногоманова белән аның уллары, тормыш иптәше Марсель ясаган экспозиция яныннан узганда балалар гына түгел, без өлкәннәр дә сокланып, собеханаллаһ, диеп, озак карап торабыз. Аларның өй алларында горур, төз туя агачлары үсә, иң биеге өч метрдан артык булыр, менә чыршы урынына аларны бизәгәннәр. Чыршы янына төньяк "кунагы" болан "баласы" килеп баскан. Аксыл-көмеш төстәге боланның "мөгез" ләре җемелдәп тора, сыйпап аласы килә үзен, бик матур!

- Ел да шулай матурлыйбыз, ди, Резедә ханым, боланын улым ясады, чыбыклардан. Чишмә янында яшәгәч, кичләрен күрше авыллардан да суга киләләр, кайчак иллеләп машина буладыр. Ерактан ук күренеп торгач, әлеге матурлыкны якыннан күрер өчен капка төбенә дә килеп карыйлар, - ди, ул.
Әлеге искиткеч матурлыкны күрер өчен бирегә кич белән килергә кирәк. Менә шулай кешеләргә шатлык өләшеп, Яңа ел кәефе тудырып яши авылдашларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев