Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево бистәсендә «Язгы моңнар - 2022» («Весенние наигрыши - 2022») фестивале узды

Жюри номерларның тамашачы күңеленә үтеп керүчәнлеген, башкару осталыгын, сәнгати бизәлешен, эчтәлекле һәм эмоциональ өлешен билгеләп үтте.

Ә Васильево мәдәният йорты сәхнәсендә өлкәннәр һәм балалар — вокаль ансамбльләр, бию, фольклор һәм театр коллективлары, биючеләр, музыкантлар һәм җырчылар осталыкларын күрсәтте.

Васильево, Октябрьский, Осиново, Әйшә, Васильево КФҮ, Бишнә, Зур Ключи, Олы Яке, Раифа, Күлбаш мәдәният йортлары вәкилләре лауреат буларак танылды.

Иң яхшы концерт программасы өчен Олы Күлбаш мәдәният йорты артистлары бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев