Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево бистәсендә Танкистлар көнен билгеләп үттеләр

Традиция буенча бу бәйрәмне Васильевода, бистә үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны - легендар Т-34 танкы барлыкка килгән вакыттан, 2016 елдан бирле уздыралар.

1943 елда Т-34 «Кировец» заводы конвейерыннан Ленинградны якларга китә. 32 аерым мотоукчылар бригадасы составында, Нева шәһәрендәге блокаданы өзеп, Ленинград өлкәсе, Псков, Риганы азат итә, 9 майда җиңүче булып каршы ала. Татарстанда мондый экспонатларның аз булуы да символик мәгънәгә ия. Шуларның берсе - Васильевода.

Чәчәкләр салу нәкъ менә легендар хәрби машина янында булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, безнең район хәрби комиссары Рамил Батыршин, "Юнармия" җирле штабы начальнигы Валерий Братухин, бистә башлыгы Илдар Хәлиуллин бар иде.

Быел, һава шартлары уңай булмау сәбәпле, тантаналы чара Үзәк дан аллеясеннән Васильево кадет мәктәбенә күчерелде.

Митингны Васильево кадет мәктәбенең барабанчылар отряды ачып җибәрде. Программада, шулай ук, Васильево мәдәният йортының "Сила притяжения" вокаль-инструменталь төркеме дә катнашты.

Чара Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге ВКШИ, Советлар Союзы Герое Н.Соболев исемендәге ВСОШ2 педагогларын һәм тәрбияләнүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев