Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Туганлык җебен әбиләр ныгыта

Төп йортта әби белән үсүемә бик рәхмәтле мин.

Әбием күп кыз туганлы булып, бик аралашып, якын күрешеп яшәгәнгә, безнең өйдә һәрчак әбиләр чәй эчеп, дөнья хәлләрен, авыл яңалыкларын сөйләшкәннәрен тыңлап үстем мин. Олы кыз булгангамы, алар мине ярата иде. «Зурлар сүзен тыңлап утырма, бар урамга!» – дигәнне ишетмәдем. Әбиемнең туганнарын бик якын итә идем.

Үзебез дә без дүрт кыз, биш ир бертуган үстек. Ничек кенә якын булмасыннар, абый-энеләребез белән кыз туганнар кебек аралашып та, сөйләшеп тә булмый. Алар да мине олылый, ярдәмләшә, тик кыз туганнар кебек «ләчтит» сатмыйлар инде. Ирләр бит.

Без хәзер барыбыз да әби-бабайлар, оныкларыбыз да зур үсеп, буй җитеп килгәннәре дә, кечкенәләре дә бар. Һәммәсен дә яратабыз. Тик, оныкларыбыз өчен без әти-әниләренең өченче буын туганнары бит инде. Безнең оныклар, төрлебез – төрле җиргә сибелеп яшәгәнгә, бер-берсен ишетеп кенә белә, күрешү – аралашу юк дәрәҗәсендә. Безнең әбиләр бер авылда, күрше авылда гына яшәгәнгә, оныкларын ияртеп кунакка килә иде. Балалар аралашып, уйнап, өлкәнрәкләре – булышып үстек. Хәзер болар юк дәрәҗәсендә.

Ләкин, төп нигез – туган нигез безне генә түгел, сирәк булса да, оныкларыбыз ның да очрашу – күрешү, туганлык җеп ләрен ялгау урыны булып тора.
Туган нигезеңдә – туганың, аның кунакчыл гаиләсе, синең туган икәнеңне белеп яшәүче улы-кызы, аларның балалары булуы бик зур сөенеч. Балалар да үсеп, буй җиткәч: «Ул әбиләр – дәү әни, дәү әтинең туганнары, ягъни өченче буын кардәшләр генә бит», – димәсләрме икән?!

Туган нигездәге энемнең оныкларын мин шулкадәр яратам, башкалардан да аерым яратам, сагынып торам. Чөнки алар үзләрен яраттыра белә. Килеп керсәң, кочаклап алалар, телефоннан сөйләшкәндә тавыштан танып «Лайхана дәү апа» (ул чакта «р» авазын әйтә белми иде әле Ясминә) дип, вата-җимерә өйдәге яңалык ларны түкми-чәчми сөйли иде. Чит-ят итү аз гына да юк, үзләре өендәгедәй безгә дә кереп-чыгып йөриләр. Бергә яшәп, бергә аралашып үсү – менә ул туганнар арасындагы өзелмәс җеп урнаштыручылар. Ә читтәге оныкларыбыз – алар кыенсыналар, оялалар, алай яраттырмыйлар да, чөнки аралашу юк.

Без әби – дәү әниләр һәммәбез онык ларыбызга үзебезнең туганнар, аларның балалары, оныклары турында күбрәк сөйләп, аралаштырып үстерергә, матур истәлекләребезне аларга җиткереп яшик. Буыннар җебен өздермик.

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы-ЯшелҮзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев