Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Туган тел – халык байлыгы

Мәктәбебездә узган чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узды һәм Халык ара туган телләр көненә багышланды.

Чараның төп оештыручылары VII сыйныф укучылары иде. Сәхнәдә тамаша гөр килде: алар Яшел Үзәнебездә яшәүче халыкларның милли колоритын, бердәмлеген һәм көчен күрсәтте, сәхнәгә бер-бер артлы милли бизәкләр – вокаль һәм хореография төркемнәре чыкты.

Милли китапханә хезмәткәре Фәния Хәкимова укучыларны, кунак ларны «Туган тел – халык байлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән каршы алды. Шулай ук, бәйрәмдә Яшел Үзәннең Мирный бистәсендәге Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Ризидә Хисамова, Эльза Ярилкина, Марина Хөснетдиновада шөгыльләнүче укучылар иҗади-музыкаль осталыклары белән уртаклашты: бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.

Чын байлык ул – безнең бердәмлек. Без үз йортыбызда – мәктәбебездә тату яшибез, үзебезнең гаилә учакларыбызда туган телләребезне саклыйбыз һәм башка милләтләрне хөрмәт итәбез.

Динә Садриева, 16нчы мәктәпнең педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев