Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тәрбиячеләргә баш иябез

Күгәй балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләгән Мәрьям апа Гайнуллина – легенда. Ул бөтен балалар, ата-аналар тарафыннан хөрмәт ителгән тәрбияче.

Шулай ук Альмира Рәшид кызы Сабирҗанова да 39 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Ни кызганыч, 1 июнь көнне ул яраткан эше, бакча, коллектив белән саубуллашты. Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына, бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп-җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы — зур куаныч. Ул гына да түгел, сезнең яшьлек-матурлык, үз-үзегезне гел шулай гүзәл йөртүегез дә безне куандыра. Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар...

Хезмәттәшләре, ата-аналар тарафыннан бары тик мактау сүзләре генә кабул иткән тәрбиячебезгә, лаеклы ялда сау-сәламәт булып, бәрәкәтле, бәхетле тормышлар телибез. Гаиләгездә Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата.
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен,
Тәрбиячеләргә карата.

Эшегезгә тугры булганыгыз өчен,
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче - икенче әни дип,
Юкка гына, юкка әйтмиләр.

Мәңге балкыр кояш гомерләре,
Җылы нурларына сез ия.
Сабыйларны бердәй тигез күреп,
Биргән өчен дөрес тәрбия.

Зөлфия Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев