Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ТНВ каналында уздырыла торган, кызык та, мавыктыргыч та “Башваткыч” тапшыруын карамаган кеше сирәктер...

Авылда гына түгел, дөньяның бөтен почмагында да онлайн аша көтеп алып караучылар бихисап

20 гыйнвар көнне Яшел Үзән Медицина-фармацевтика көллиятенең 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән тапшыру, безнең авыл өчен аеруча истәлекле булды, чөнки анда авылыбызның Хәлил Хәйруллин урамында туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзән медицина көллиятенең 2нче курсында белем алучы, авылыбызның иң чибәр кызларының берсе булган Хәния Гайнуллина катнашты.

Әле 11 декабрьдә генә, “Татар кызы-20”бәйгесендә - районыбыз данын яклап кайткан Хәниябез, бу юлы - “Башваткычта”! Зәңгәр экраннар аша үзеңнең авылдашың өчен җан атып утыру бер яктан горурлык хисе уятса, икенче яктан бик дулкынландыргыч та икән. Тик шулай да, Хәния үзен бик тыныч тотып, 8 балл жыеп, 3нче урынга чыкты. Әле “Башваткыч” музеена, мөхтәрәм авылдашыбыз Рафил абый Җәләлиевның ,,Күгәй авылым- яшьлегем хатирәләре” дигән китабын бүләк итеп, Күгәебезнең тагы да танытты, Хәния! Сиңа алда тагы да зур үрләр яуларга язсын! Син авылыбызның, әти-әниеннең горурлыгы,сиңа тормышыңда иксез-чиксез бәхет, саф мәхәббәт, укуыңда уңышлар,әти-әниеңне шатландырып, якыннарыңны куандырып, матур итеп яшәргә язсын!

Үзеңә, дөрес тәрбия биргән әти-әниеңә,барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез! Хәния катнашындагы тапшыруның эфирга чыгу көнен төркемебездә хәбәр итәрбез, карамый калмагыз дуслар!
Зөлфия Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X