Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк

Илебездә 2022 ел «Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы» дип игълан ителде. Аның максаты – илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу.

Шул нияттән, музей җитәк чесе Рәзинә Гатиятуллина белән элемтәгә кереп, Олы Шырданның укучы балаларын музей белән таныштырасы килүемне әйттем. Шулай итеп, без Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография музеена юл тоттык.
Музей быел 25 еллык юби леен билгеләгән. 1997 ел ның 1 мартында ачылган бу музей-йорт XIX гасыр ахы ры XX гасыр башында яшә гән мөселман крестьяны көнкүреше белән таныштыра. Бер карашка гади генә булган авыл йортында бик зур бай мирас сакланган.
Музей хезмәткәрләре без не бик җы лы кар шылады. Ишегал дында урнашкан «кияү келәте», эш корал ла ры тупланган һөнәрче са рае (мастерская), җәйге көтү дән кайткан хайваннарны ябу абзарлары балаларда зур кызыксыну уятты. Кул те гермәнендә бодай тарттылар, музей хезмәткәрләре һәр экспонатның нинди эш башкару өчен билге ләнгәнен сөйләп, эш ләп тә күрсәтте. Ә инде киптерелгән, шифалы үләннәрне саклый торган келәткә кергәч, балалар шаккатты. Анда сары, зәңгәр мәтрүшкәләр исе борынны ярып, хуш ис тараталар.
Аннан соң без өйгә уздык. Идәнгә җәелгән суккан паласлар, кызыл башлы сөлгеләр, бик күп төрле экспонатлар безне серле дөньяга алып керде. Уклау га чорналган керне дә үтүк ләдек, ипи сала торган савытны да, җиз комганны да тотып-тотып карадык.
Балалар кечкенә генә махсус җайланмада палас та сукты, йон да эрләп карады, матчага эленгән бишектәге баланы тибрәттек. Каюм Насыйриның үз куллары белән эшләнгән секретер-шкаф, диван-кәнәфи дә сак лана икән монда.
Рәзинә Әнвәр кызы музей ның оешу тарихын, һәр экспонат, Каюм бабабызның китаплары, эшләре турында бик тәфсилләп сөйләде.
Соңыннан матур итеп әзер лән гән чәй табыны артында шифалы үләннәрдән ясалган чәй эчеп, чәк-чәктән авыз итеп, күргәннәребез турында фикер алышып, сөйләшеп утырдык.
Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, диләр бит. Балаларга бу чара бик ошады. Музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткереп, иҗади уңышлар телибез.

Наҗия Хәсәнова,
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев