Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Телебез – тормыш чыганагы

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен дә кадерле, газиз.

Туган телләр һәм халык лар бердәмлеге елы уңаеннан Норлат мәктәбендә фестиваль узды. Фестиваль аралашу мәдәниятен, башка милләт вәкилләрен дус һәм хөрмәт итә белүне пропагандалауны максат итеп куйды.

Әлеге фестивальгә әзерлек күптән башланды: һәр сыйныф үзе сайлап алган тел буенча мәгълүмат туп лады, презентация ләр ясады, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Бәйрәм барышында һәр сыйныф милли ризык, кием-салым, аш-су, мәдәният үзенчәлекләре белән таныштырды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә кызыклы һәм тирән эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иде.
Телләр бәйрәме балаларга бик ошады. Жюри тарафыннан һәр класс төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды, грамота белән бүләкләнде.

Гүзәл Сафина, Норлат мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев