Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Телебез — рухи көчебез

Яшел Үзәндә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.

Белгәнебезчә, 2021 ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез», – диелде. Ана телебезгә игътибарны арттыруда бу елның роле зур булачак. Ел кысасында республикада да, бездә дә бик күп чара үткәрү күздә тотыла. 20 февральдә Яшел Үзәндә ел, зур бәйрәм буларак, рәсми башланды. Анда Казаннан да кунаклар кат нашты.

А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәге гөрләп торды. Кунак лар ны кул эш ләреннән торган күргәзмәләр каршы алды. Анда ниләр генә юк иде. Яшел Үзән талантларга искиткеч бай. Бәйрәм «Туганлык – байлыктан кыйммәтрәк» дигән концерт программасы белән дәвам итте.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев җыелучыларны сәламләде һәм Туган телләр елы башлану белән котлап: «Безнең шәһәр һәм район күп милләтле, күп конфессияле булуы белән аерылып тора. Алар бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус һәм тату яши. Төрле милләтләрне берләштергән бәйрәмнәр уздырыла. Быел, Туган телләр елында безне тагын да берләштерә алырлык, Халык лар дуслыгы йортын ачу мөмкинлеген табачакбыз», – диде.

Татарстан Халыклары ассамб леясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев яшел үзәнлеләрне Татарстан Халыклары ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлады. Анда: «Яшел Үзән өчен бүген мөһим көн. Туган телебезне, мәдәниятебезне белү, саклау, милләтара дуслык безне көчле итә», – диелгән иде. «Бу ел безгә үткәнебезне һәм гореф-гадәтләребезне тагын бер кат искә алу мөмкинлеге бирәчәк», – диде Константин Яковлев.

«Әгәр без үткәнебезне онытсак, киләчәгебез булмаячак. Һәр милләткә, һәр телгә хөрмәт белән карыйк. Быел чаралар күп булыр, кунаклар да килер. Тәҗрибә уртаклашу өчен үзегез дә башка шәһәр һәм районнарга барыгыз, мәсәлән, Әлмәткә барырга була. Ә алар сезгә килер. Төрле төбәкләрдән рәссамнар, шагыйрьләр һәм артистлар көтелә. Форумнар уздырылачак, күргәзмәләр ачылачак».
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру кирәкле инфраструктура булуны таләп итә.

– Яшел Үзәндә Халык лар дус лыгы йорты барлыкка килсә, ул хакимият органнары һәм җәмәгать берләшмәләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мөһим мәйданчык булып торачак. Яшел Үзәндә боларның барысы да булыр дип ышанабыз. Бүген дә район дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы позицияләрнең берсе булып тора, – диде ул.

Яшел үзәнлеләрне бу көнне дин әһелләре – район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм Яшел Үзән округы благочинные, протоиерей Святослав да сәламләде һәм бердәмлек елының әһәмиятен ассызыклады.
Бәйрәмдә Татарстан Халык лар дуслыгы Ассамблеясының Яшел Үзән вәкиллеге җитәкчесе Ольга Купоросовага һәм милли диаспоралар җитәкчеләренә Халыклар дуслыгы Ассамблеясының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәхнәдә тамаша гөр килде – мәдәният хезмәткәрләре ра йон территориясендә яшәүче халыкларның милли колоритын, бердәмлеген һәм көчен бөтен яктан күрсәтеп бирде. Танылган үзешчән артистлар, өлкәннәр һәм балалар вокаль һәм хореография ансамбльләре чыгыш ясады.
Шулай итеп, Туган тел елына старт бирелде. Алда барыбызны да зур эшләр һәм чаралар көтә.

Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы кадерле. Тел – халыкларның тәҗрибәсен үз эчендә саклый торган хәзинә. Ул – халыкларның үткәнен генә түгел, киләчәктәге үсеш мөмкинлеген дә булдыра. 2021 ел шундый үсешкә, һичшиксез, юл салачак. Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Ә безнең туган телебез дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белүче 30дан артык төрле халык белән җиңел аралаша ала. Яшел Үзән территориаль урнашу ягыннан бик үзенчәлекле, шуңа да монда бик күп милләт халкы яши. Халыклар бердәмлеге елы аларны тагын да якынайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев