10 гыйнвар көнне Тау Иле мәдәният йортында «Яңа елда бергә булыйк» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Бәйрәм моңлы җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке, «Мунча ташы» юмор театрыннан өзекләр белән үрелеп барды.
- Уеннарда катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән авылдашларга, кайткан кунакларга, дусларыма, хезмәттәшләремә зур рәхмәт! – дип сөйли Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Нет комментариев