Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар җырлары рухландыра

Мин сезгә үземнең яраткан шөгыльләрем турында язган идем инде.

Менә тагын берсен яшьтәшләремә тәкъдим итәргә булдым.
Мин җырлар тың лар га яратам. Икенче төрле әйткәндә, меломан буламын. Төрле телләрдәге җырларны тыңлыйм, кайвакыт аңа ияреп, җырлап та куям. Күбрәк инглиз телендәге көйләрне тыңлыйм. Белмим, нигәдер миңа чит телләрдәге җырлар күбрәк ошый. Әллә көе колакка ятышлымы, әллә мәгънәсен аңлап бетермәгәнгәме – әйтә алмыйм. Шулай да кайвакыт тәрҗемә итеп карыйм, колак ишетмәгән, күз күрмәгән мәгънәсез сүзләр килеп чыга. Шуңа күрә монда уйланыр урыннар күп, дусларым.
Юк, бу кыз татар җырларын бер дә тыңламый икән диеп уйлый күрмәгез тагын. Бик яратып җырлыйм да әле! Чөнки анда әйтеләсе фикер турыдан-туры аңлашыла, мәгънәле дә. Матур җырлар тыңлаганда күңел иркәләнә, җанга рәхәтлек килә. Сезгә дә мөрәҗәгать итәм, дусларым, күңелле җырлар тыңлап, тормышыбызны тагын да ямьләндерик! Барысы да үзебезнең кулда бит.
Сәмирә Мәннәпова,
Әйшә урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев