Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае мәктәбен бетерүгә 15 ел

Укытучы, мәктәп – ике исем Һәрчак булыр йөрәк түрендә!

Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер-гомергә.
Мәктәпне тәмамлап 15 ел узса да, һич онытылмый мәктәп еллары. Беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче бишле...
Болар бар да кичә генә булган сыман.
Нәни кулларыбыздан җитәкләп беренче мәктәпкә алып кергән Ләйсән Кәрибулла кызы, Рузалия Хәнәфи кызы 3 ел буе безнең яклаучыбыз да, икенче «әниебез» дә булды. Укырга, язарга, хәреф танырга өйрәтүчеләребез дә нәкъ менә алар. Бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр Мамадыш-Әкил мәктәбендә Флора апа Гыйләҗевада белем алдык. Мең рәхмәтләр аларга!
7 ел буе безгә төпле белем биреп, зур тормышка канат куючы Асия апа Закирова булды. Безнең көйсезлеккә түзеп, безне бер дус- тату гаилә булып яшәргә өйрәтүчебез ул. Безгә кылган яхшылыкларыгыз, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Төпле белем биргән, әти-әнидәй якын булган, киңәшләре белән бүген дә ярдәм итеп торган барлык укытучыларыбызга, директорыбыз Венера Павловнага рәхмәтлебез. Мәктәбебез гөрләп эшләсен, барлык педагогларга, хезмәткәрләргә исәнлек, тыныч тормыш, гаилә бәхете телибез.
Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.
Без очабыз бер офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт, Укытучым!, – диеп.
Баш иябез сезгә без кайтып.
Ихтирам белән, 2007 ел
чыгарылыш сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев