Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сугышка үзе теләп китә

Безнең якларда туган алтын куллы хирург былтыр бер гасырлык юбилеен билгеләгән

Якташлар эзеннән

Редакциябезгә Яшел Үзәндә яшәүче эзтабар-энтузиаст Рәхимулла Гарифуллин үзенең эзләнүе нәтиҗәләре буенча чираттагы шәхес турында мәгълүматлар алып килде. Ул эш барышында Яшел Үзән якларында туып-үсеп, Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңеп кайткан күренекле якташларны күз уңыннан төшерми һәм аларны газета битләрендә дә бирүебезне сорый. Якташларыбызны белеп тору бик кирәк. Аларның һәркайсы бай биографияле һәм горурланырлык шәхесләр.

Бу юлы язмабыз герое – 1922 елның 22 мартында безнең райондагы Олы Күлбаш авылында туган Әсхәт Гыйниятулла улы Гыйниятуллин. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан медицина институтына укырга керә, әмма озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Фронтта әзерлекле медицина кадрлары җитешмәвен барысы да белә. Бу ситуациядә институт каршында студентларны яралыларга сугыш кырында ярдәм күрсәтү ысулларына өйрәтү буенча кичке курслар ачыла. Әсхәт Гыйниятуллин да бу курсларны тәмамлый һәм алган белеме аңа фронтта гына ярдәм итеп калмый, ә алдагы тормышын да билгели.
1942 елда ул Кызыл Армия сафларына үзе теләп китә һәм запастагы укчы полкка курсант булып алына. Монда гамәлдәге армия өчен кече комсостав әзерлиләр. Фронтларда каты сугышлар дәвам итә, югалтулар да бик күп була, медперсонал җитешмәве дә нык сизелә һәм шул сәбәпле, элеккеге студентларны кире вузларга кайтаралар. Әмма безнең героебыз бу мөмкинлектән файдаланмый һәм фронтка китә. 1942 елда ул Волхов фронтында санитар бүлек командиры итеп билгеләнә. Әлеге фронтта ул ике тапкыр яралана. Хәрби уңышлары өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары, «Ленинград оборонасы өчен» медале һәм соңыннан күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хезмәте барышында бик күп сугышчыларны үлем тырнагыннан коткарып кала.
1945 елда ул институтка укырга кайта, хирургия кафедрасына клиник ординатор итеп кабул ителә. Институт тәмамлаганнан соң аны хирург итеп Баулы районына җибәрәләр. Ул анда 1988 елга кадәр хирургия бүлеге мөдире, аннан соң табиб-травматолог-ортопед булып эшли.


2022 ел мәгълүматларына караганда, медицина хезмәтенең отставкадагы майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, хирург, ветеран Әсхәт Гыйниятуллинның Казанда яшәгәнлеге һәм 100 яшьлек юбилеен каршы алганы билгеле.
Әсхәт Гыйниятулла улына нәрсә белән шөгыльләнергә туры килмәсен, аның эшенең нигезе һәрвакыт кеше турында кайгырту булып кала. Меңләгән авыру аның игелекле куллары аша үтә, ә инде сугыштагы җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев