Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Солдатлар кайта авылга

Авылга солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч.

Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр.

Туган ил алдында куелган изге бурычын утәп, туып үскән нигезен, әти-әнисен, туганнарын, дусларын сагынып,безнен ышанычны аклап, намусларына тап төшермичә,армиядэ хезмэт срогын тәмамлап, авылдашыбыз Хәлил Хәйруллин урамы егете Ранил Мифтахетдинов, Арьяк урамы егете Вәрис абый белэн Илсөяр апа Гайнуллиннарнын беренче оныклары Даут Гайнуллин, Урта урам егете Денис Зыкин туган йортына кайтты.

Ранил, Даут! Денис! Сезне ихлас кунелдэн котлыйбыз! Чын ир егет булып, исэн сау кайту - ул олы бэхет! Армиягэ барып кайттым диюе генә ни тора! Алда сезгэ уңышлар, саулык-сәламэтлек, хэвеф - хэтэрсез юллар телибез! Уткэн ел авылыбыздан июнь аенда хезмәткә киткән Загидуллиннарнын гаиләләрендә булачак бәхетле минутларны, исән - сау әйләнеп кайтуларын көтэбез.


Чын күңелдән котлыйбыз егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев