Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шушы көннәрдә Норлатның яшь спортчылары, тренер Баһаветдинов Илгиз Фазыл улы җитәкчелегендә, Норлат авылыннан Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның ватанына кадәр туган якның истәлекле урыннарында велоузыш үткәрделәр

Юл уңаеннан Урысбага авылына кереп, матур чишмә янында ял иттелщр. Аннан соң Кече Шырдан авылына юнәлделәр.

Анда велотуристларга мәчет, музей-китапханә, К.Насыйри коесына кызыклы һәм онытылмаслык экскурсия үткәрделәр. Китапханәнең кунакчыл хуҗабикәсе Гүзәл ханым Минһаҗева балаларга К.Насыйриның тормышы турында сөйләде, музей экспонатлары белән таныштырды, чәй белән сыйлады.

Балаларның хисләрен сүз белән генә әйтеп булмый. Яшь спортчыларның ата-аналары хөрмәтле Илгиз Баһаутдиновка балаларга карата мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм игътибары, аларның сәләтләрен үстергән, ихтыяр көче, спорт шәхесен тәрбияләгәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Туган ягыбыз буйлап бу поход соңгысы булмас дип ышанабыз һәм безнең балалар яшәгән төбәкләре турында тагын да күбрәк белерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев