Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Себерке бәйли кызлар

Районыбыз рәсми вакыйгалар белән генә яшәми, авылларның үз сулышы бар.

Алар бүгенге җәйге көннәрдә баштанаяк тормыш мәшәкатьләренә чумган: печән әзерли, бакчасында эшли, җиләк җыя, инде менә кышкы суыкларда тәнгә һәм җанга сихәт бирердәй мунчада чабынырга себерке әзерләү чоры да җитте.
Мунча себеркесен бөтен кеше дә бәйли белә, ә менә тәмен белеп, бөтен шартын туры китереп, аны җыеп бәйләүдән бәйрәм ясаучылар сирәк. Сез мунча себеркесе җыйдыгызмы әле?
– Аллаһка тапшырып, без бу эшне башлап җибәрдек, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова. – Күрше мари авылыннан килгән дусларыбыз безгә себерке бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Кайчан җыярга, ничек киптерергә икәнен бәйнә-бәйнә аңлатып сөйләделәр. Барыбыз да сау-сәламәт булып, күршеләр, дуслар белән аралашып, тату яшәргә язсын.
Әйе, шулай күмәкләшеп, күңелле итеп башкарганда бөтен эш җайлы һәм җиңел бара ул. Ә сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, ул серләрне тәфсилләп телеграм-каналыбызда сөйләрбез. Карап барыгыз!

t.me/yasheluzan.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев