Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татарстанның атказанган тренеры Мулла Илендә туган

Һәркем өчен дә туган авыл, туган җир җуелмас хәтирәләргә ия. Туган авыл, туган җир кешене рухи яктан баета, таянычлы, тарихлы, нәсел-нәсәпле итә. Менә шуңа күрә туган авылның тарихын, аның матур кешеләрен белү һәм аны өйрәнү һәркем өчен дә мөһим.

Мин үткән ел #Авылымгүзәллеге марафонында, авылыбызның тарихи урыннарын, гүзәл җирләрен, матур кешеләрен, атаклы шәхесләрен, атказанган хезмәткәрләрен, сәнгать кешеләрен, тырыш хезмәтләре өчен орден-медальләргә лаек булган кешеләрне 21 көн буе язып бардым. Ләкин барысын да ул көн аралыгына сыйдырып булмады. Әле безнең авылыбызны еракларга таныткан, эшләре белән дан казанган мактанырлык кешеләребез бихисап. Мин сезгә киләсе марафонда алар белән таныштырып барырмын дип ышандырган идем. Менә ул көн җитте. #Авылымгүзәллеге проекты башланып китте.
Хәлилов Диляр Хабибулла улы - Татарстаннның атказанган Тренеры, Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре.

Диляр Хәлилов безнең Мулла Иле авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, Сабантуйларда көрәшә. Яшел Үзән Сабантуйларында өч ел рәттән җиңүче исемен дә ала. Менә шул балачакта көрәш белән җенләнүе аны зур спортка китерә дә инде.
Ул Германиядә хезмәт итә. Тугыз ел буе хәрбиләрне спортка өйрәтә. Аннан кайткач татар-башкорт көрәше буенча чын-чынлап шөгыльләнә башлый. Бик күп шәкертләр тәрбияли. Алар ярышларда җиңеп урыннар алалар. Араларында чемпион, спорт мастеры исемен алучылар да була. Хәзер дә Диляр абый спорттан башка яши алмый. Аның улы да оныгы да спорт белән шөгыльлләнә.

Һәр елны Норлат авылы спорткомплексында яшь спортчыларның татарча көрәш буенча республика турниры уздырыла. Бу бәйге авылдашыбыз, СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасының атказанган тренеры, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Диляр абый Хәлилов призына уздырыла.

Диляр абый тормышта бик гади, аралашучан, акыллы кеше. Тормыш иптәше Әлфия апа белән бер ул бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларга ныклы тәрбия, югары белем алырга ярдәм иткәннәр.

Диляр абыйлар җәйне авылда уздыралар. Безнең бакча артында, тау башында бик матур, мәһабәт өйләре бар аларның. Алар анда чәчәкләр, яшелчәләр утыртып, тавык-чебешләр асрап рәхәтләнеп ял итәләр. Мин көн саен сәламәт иртәдә алар урамыннан чабам. Үзе очрамаса да "Диляр абый, сәлам" - дип үтмичә киткәнем юк.

Фотосүрәтләр (https://vk.com/id237380913) битеннән алынды.

Автор Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X