Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Раифа җирлегендә яшәүче ханым 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Фәхригаләм Сираҗ кызы Гайнетдинова яшь чагыннан ук Раифа хезмәт колониясендә (хәзерге СУВУ) эшләгән.

Тегүче, контроллер, токарьлыкка укыту остасы була. Бөек Ватан сугышы елларында, колониядә тәрбияләнүчеләр белән бергә, металл эшкәртү цехында хезмәт иткән, анда фронт өчен эшләнмәләр җитештергәннәр.


Шунда ук, махсус училищеда, Фәхригаләм Сираҗовна үзенең тормыш иптәше белән таныша. Алар ике кыз һәм ике малай тәрбияләп үстергәннәр.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова котлады. Фәхретдин Сираҗовнага чәчәкләр, бүләк һәм "ТАССРның 100 еллыгы" истәлекле билгесен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев