Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Парлы гомер – нурлы гомер

Авылыбызның хөрмәткә лаек, күренекле гаиләләренең берсе Фәрдәнә апа белән Дамир абый Фәйзуллиннарның бергә тормыш корып яши башлауларына 55 ел булды.

Аларның дус, тату гаилә ләрен белмәгән кеше юктыр Норлат авылында.

Фәрдәнә апа лаеклы ялга киткәнче «Гөрләвек» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Сабыр, тыйнак, кешелекле бакча апаларын нәниләр дә, коллегалары да үз итте, әти- әниләре белән дә уртак тел табып хезмәт куйды. Дамир абый «Сельхоз химия» берләшмәсендә машиналар белгече, механик булып эшләде. Шоферлар, механизаторлар өчен бик кирәкле һөнәр иясе иде, аларның техникасы гел юл да, төзек хәлдә булсын өчен ул җаваплы булды. Дамир абыйны да бергә эшләгән хезмәттәшләре бүген дә бары яхшы яктан, хөрмәт итеп искә төшерә. Бик ярдәмчел, кешелекле, бервакытта тавыш күтәрмәде, сабыр булды, диләр. Фәйзуллиннар акыллы, тырыш, уңган ике ул – егет тәрбияләп үстерделәр, оныклары да, алар дүртәү, әтиләренә ошап бишле билгеләренә генә укый, тырыш, акыллылар.

Авыл җирлеге тарафыннан инде матур традициягә әйләнгән юбилей уңаеннан бүләк тапшыру өчен, Фәй зул линнарны авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та әлеге гаиләдә булып, бүләк ләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина тарафыннан да истәлекле бүләк бирелде.

Озак еллар тигезлектә яшәүнең сере, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, сабыр булып яшәүдәдер ул! Киләчәктә дә шулай пар канатлы булып, тигезлектә, бәхеттә, саулыкта яшәргә язсын иде.

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X