Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиново укучыларына армиядә хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр

Яшь буынны хәрби-патриотларча тәрбияләү кысаларында Осиновоның Карпов исемендәге лицеенда шушы мәктәпнең һәм Гыйматдинов исемендәге гимназиянең өлкән сыйныф укучылары җыелды.

Биредә, авыл җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов чакыруы буенча, алар белән Яшел Үзән районы Хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Константин Талов очрашты.

Очрашу лицейның спорт залында башланды, анда егетләр һәм кызлар хәрби-гамәли сәнгатьтә – автоматны җыю-сүтүдә, автомат һәм пистолеттан мишеньгә ату буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Шуннан соң, актлар залында, кунакларның аралашу мөмкинлеге булды. Җирлек башлыгы армиядә хезмәт итү турында сөйләде, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул шулай ук укучыларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм булачак һөнәрне дөрес сайлауларын теләде.

Константин Талов булачак призывникларга хәрби комиссариатта учетка басу этаплары, армиядә хезмәт итү, альтернатив һәм контракт хезмәте, хәрби-уку йортлары, хәрби хезмәткәрләр өчен перспективалар турында сөйләде.

Моннан тыш, авыл җирлеге Башкарма комитетының хәрби-учет өстәле хезмәткәрләре балаларга хәрби хезмәт белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләр буенча киңәш һәм ярдәм сорап җирле бүлеккә мөрәҗәгать итә алалар, дип аңлаттылар.

Балалар Казан танк училищесы турында фильм карады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев