Олы Шырдан мәдәният йортында авыл халкы өчен Яңа ел тамашасы оештырылды.
- Бәйрәмгә яраткан әкият геройлары — Убырлы карчык, Кикимора, Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде. Сәхнәдә авылдашларыбыз Рәдиф Шакиров һәм Мәгъсүм Таһировның җырлары яңгырады, алар кичәгә аерым бер ямь өстәде.
Кыш бабаебыз — Илдар Батталов — һәркемне биетте, җырлатты, беркемне дә читтә калдырмады! Уен-көлке, дәртле биюләр кич буе тынмады. Килгән һәр тамашачы лотереяда катнашып, шәп бүләкләр отты. Яңа еллар мөбәрәк булсын! Сәламәтлек һәм бәхет сезгә, – дип матур теләкләрен җиткерә Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Нет комментариев