Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авыл җирлеге сынатмады

Шимбә кояшлы, матур көн иде.

Әйтерсең лә, Олы Яке авыл җирлегенең Авыл көне уздырасын белгән.

Бу тантаналы көнгә алдан, бик җитди һәм уйлап, бернәрсәне дә, беркемне дә онытмас өчен ныклап әзерләнделәр. Җәй көне бакча эшләре вакыты булганга, бәйрәмне кичен ясадылар. Мәдәният йорты янындагы мәйданда сәүдә гөрләде, тирә-юньгә тәмле шашлык исе таралды, бәйрәмгә дәшеп музыка яңгырады. Олылар концертны тыныч кына карый алсын өчен, балаларга кечкенә Сабантуй оештырылды – кара-каршы таяк тартыш, су ташу, чүлмәк вату һәм башка уеннар.


Кая карама, берничә сәгатькә көндәлек авыл эшләрен һәм мәшәкатьләрен калдырган кешеләрнең бәхетле йөзләре. Авыл халкы парлап, гаиләләре һәм якыннары белән, авылның иң матур урыннарының берсе булган мәдәният йорты янына җыелды.
 

Олы Яке авылының имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Фәтхуллин хәер-фатихасын җиткергәннән соң, сүз авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага бирелде.

 Кадерле авылдашлар! Шушындый матур көндә без Авыл көнен үткәрәбез. Чын күңелдән бәйрәм белән! Без аны, үзебезнең уңышларыбыз белән уртаклашыр, нәтиҗәләр ясар өчен зарыгып көтеп алабыз. Сезнең барыгызга да кече ватаныбызны, гореф-гадәтләребезне саклавыгыз, аның турында кайгыртуыгыз, хезмәт даныгызны арттыруыгыз һәм безнең җирлекнең киләчәгенә ышануыгыз өчен рәхмәт белдерәм.


Бәйрәмдә юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр адресына җылы сүзләр һәм изге теләкләр яңгырады. Якелеләр хәтта балдаклар белән күпер формасында фотозона да ясаган. Мендельсон маршы астына, минемчә, иң матур парлар – ак яулыклы ханымнар һәм аларның тормыш иткән парлары чыкты. Һәр гаиләгә җылы юрганнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Җирлектә быел дөньяга килгән сабыйларның ата-аналары да үз бүләкләрен алды.

Олы Яке авыл җирлегенең актив кешеләре игътибарсыз калмады, аларның исемнәре белән сез дә таныша аласыз:

  • Сафия Гыйләҗева Олы Якедән – чишмәне карап тора,
  • Дамир Шиһапов Олы Якедән – өмәләрдә актив катнаша,
  • Рәмзия Йосыпова – Үтәнгеш авылының «МЧС»ы,
  • Рәис Әхмәтов – Уразлыда иң активларның берсе,
  • Әхтәм хәзрәт Ибраһимов – Каратмәндә барлык изге эшләрне башлап, әйдәп баручы.


Бүләкләү һәм котлаулар концерт номерлары, лирик җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Зур Ключидән «Ихлас» җыр коллективы, Күлбаш авылыннан республика дәрәҗәсендә дан казанган «Авылым җәүһәрләре» коллективы чыгышлары һәркемне шатландырды.

Якелеләрне һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова кайткан иде.

Бәйрәм дискотека белән тәмамланды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев