Яшел Үзән

Олы Ачасыр пионерлары һәрвакыт әзер

19 май - пионер туган көн, быел юбилей елы да әле.

Пионер, комсомол, коммунист булган чакларны сагынучылар бар. Быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга җыйналулар, бөтен иҗтимагый эшләрдә актив катнашулар... Сагынмый мөмкинме соң?

Олы Ачасыр мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан бик күркәм чара булып узды. Равил хәзрәт Кадыйров барабанны бигрәк шәп бәрә, мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова быргыны бик оста кычкырта. Вожатый Тәскирә Шәйхуллина пионерлары бик уңган: җырлыйлар да, бииләр дә. Һәрвакыт әзерләр. Шулай итеп, элеккеге пионерлар балачакка, яшьлекләренә кайтты, хатирәләр белән уртаклашты. Ә инде яшь буын тарих белән танышты. Олы Ачасырның пионерлары изге гамәлләр, күркәм эшләр башкарырга һәрвакыт әзер! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: