Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында балалар мәйданчыгы төзелеп килә, әмма...

79% : 21% Дәүләт программасы нигезендә авыл җирлекләрендә балалар мәйданчыкларын төзү дәвам итә. Олы Ачасырда да эш гөрли.

- Бу көннәрдә авылыбызда төзелеп килүче балалар мәйданчыгында шактый гына эш башкарылды. Поребриклар куелды, ком һәм ПГС таратылды. Шушы эшләрне башкарырга битараф булмаган авылдашларыбыз килде һәм катнашты. Аларга чын күңелдән олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Гадиев Илназ, Адиев Фәнис тырышлыгы белән поребриклар куелып бетте. Олы рәхмәт шушы егетләргә! Мәктәп коллективына, укучыларга, мәдәният йорты, музей, ФАП, китапханә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт. Ганиев Ринат абыйга, Гарипов Илшат, Сәлахов Илнарларга да зур рәхмәт! Трактористлар Бикмуллин Рәфис, Гатаулин Ленарларга, шулай ук бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Рәфис берничә тапкыр килеп комнарны таратуда булышса, Ленар бүген ПГС таратуда бик зур ярдәм итте. Рәхмәт егетләргә! Менә шулай бердәм булып эшләгәч күңелле дә бит. Тик ни кызганыч, битарафлык бүген күбебезнең йөрәген урап алган. Өмә белән эшләү, ярдәмләшү еракта калды күрәмсең, - ди Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X