Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Нәүрүзбикә – гүзәл яз кызы, төкле аягың белән!

Көн дә бәйрәм, көн дә туй, диярсең: әле генә авылларда, безнеке булмаса да, саф һавада тәмле коймак ларны кайнар табаларда чыжлатып «Май чабу»ны бәйрәм иткәннәр иде, инде бик матур чаралар оештырып Нәүрүзбикәне каршыладылар.

Язгы эшләргә тотынганчы, әлегә вакыт ягының бик тыгыз булмаган чагында халыкның кәефен күтәреп, бәйрәм ясаучыларга чын күңел дән рәхмәт әйтәсе килә. Кемнәрдер әзер чараларга да килеп, уйнап-биеп, җырлап үз күңелен күрергә дә иренеп өеннән чыкмаган икән, үзләренә үпкәләсен, күп нәрсә югалтканнар. «Нәүрүз» һәр җирлектә сабантуй дәрәҗәсендә оештырылган, нинди генә уеннар юк анда, җыр-бию, бәйгеләр... Яшел Үзәндә (шәһәрдә) дә бик колачлы итеп оештырылган иде бәйрәм. Ә редакция без белән искиткеч фотоларын уртаклашкан актив авыллар күп, алга таба да шулай, бернигә дә бирешмичә, гөрләп яшәгез!

Әлеге бәйрәмне Тү бән Урысбагада, һәрвакыт тагыча, җирле үзидарә, мәдәният йорты, мәктәп һәм китапханә коллективлары оештырган.

– Безнең «Нәүрүз»не бәйрәм иткәндә карабодай боткасы пешерү традиция инде ул, казанда ботка пеште, самоварда чәй кайнады, табада коймак чыжлады, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашучыларның күңелле авазлары яң гырап торды, – дип сөйли Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

– Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, итекне ераклыкка ыргыту һ.б. уеннарында балалар да, олылар да рәхәтләнеп катнашты. Быелгы бәйрәмгә дини рух та өстәдек, «Аятел көрси» укып, Нәфис Хәялиев аерым бүләккә лаек булды. Шулай ук, иң актив баланы да билгеләдек, бу статусны Азат Зиннәтуллин яулады, аңа, шулай ук, аерым бүләк тапшырылды. Килүчеләргә, катнашучыларга рәхмәт, бик күңелле чара булды. Алга таба авыл халкының мондый күңел ачуларга күбрәк килүләрен дә теләр идек. Саф һавада оештырылган бәйрәмнәрдән читтә калмасыннар иде, бу пандемия белән болай да күңелләр бераз боекты, кәефләрне күтәреп алу беркемгә дә комачауламас, ә файдага гына булачак. Матур, бәрәкәтле язлар килсен, барчабызга да рух күтәренкелеге телим!

Бу теләкләргә һәр җир лек башлыгы, гомумән, һәммәбез кушыла! Хәвеф-хәтәрсез язларны күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын!
Аңлавыгызча, барлык фотоларны газета битләренә куеп булмый. Аларны безнең социаль челтәрдә (инстаграм, ВК), карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев