Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта почта, Ходяшта – ФАП төзелә

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә «Халык программасы» буенча социаль объектлар төзелә.

Эш барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та танышты. Тиздән Норлат халкы яңартылган почтага йөри башлаячак, ә Олы Ходяшта ФАП ачылачак.
Ике объект та тәмамлану стадия сендә һәм август азагында ук җирле халык өчен үз ишекләрен ачачак. Эчке төзекләндерү эшләре башкарылган, тиздән җиһазлар урнаштырылачак һәм керү юллары буенча эшләр тәмамланачак.
– Һәр объект социаль әһәмияткә ия һәм мөһим, авыл халкына уңайлы булсын өчен заманча таләпләргә ту ры китереп төзелгән. Барлык теләкләрне дә тыңладык, алар һич шик сез үтәләчәк, – диде Илдар Гыйльметдинов.
«Бердәм Россия» партиясенең халык программасы түбәндәге юнә леш ләрдә тормышка ашырыла: социаль ярдәм, медицина, ТКХ, мәгариф һәм фән, транспорт һәм мәдәният. Программа ярдәмендә гражданнардан 2,5 миллион тәкъдим җыелган, 2 меңнән артык объект төзелгән, 70 меңгә якын йорт газлаштырылган.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X