Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатча "Тимурчылар"

Егет-кызларны тәрбиягә алган күп балалы гаилә ялгыз әбинең йорт тирәсендәге карын чистартты.

Норлат авылында яшәүче 15 бала тәрбияләүче Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсе, шуларның 13 е Нурлат балалар йортының элеккеге тәрбияләнүчеләре, үзенең дустанә һәм ярдәмчел булуы белән билгеле.

"Оныклар кунакка" проекты һәм "Без ярдәмгә ашыгабыз!" дигән изге гамәлләр марафоны кысаларында, әлеге гаилнең өлкән уллары 92 яшьлек Фәүзия апага бик теләп ярдәм итте. Хәзер тар сукмак урынына пенсионер әби йорты янында киң итеп чистартылган юл.

Фәүзия апа балаларга бик рәхмәтле булып, аларга яхшы теләкләр теләде.

Балалар үзләре сөйләгәнчә, аларның мәрхәмәтле эшләр марафоны алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев