Норлат авыл мәдәният йортында узган «Кышкы уеннар» чарасы бик җанлы һәм күңелле үтте.
Балалар өчен бу көн онытылмаслык уңай хис-тойгылар һәм кышкы сезонга җитәрлек дәрт-дәрман бүләк итте.
Программа бик бай һәм төрле иде. Катнашучылар саф һавада кышкы йолаларга нигезләнгән уеннар дөньясына чумдылар. Балаларның активлыгын арттыру өчен төрле эстафеталар һәм команда ярышлары оештырылды.
Бу уеннарда катнашучылар үзләренең физик әзерлекләрен генә түгел, ә командада бергәләп эшли белү осталыкларын да күрсәттеләр.
Нет комментариев