Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат артистларыннан кабат премьера

Норлат авылы мәдәният йорты соңгы вакытта үзләренең иҗат җимешләре белән аеруча сөендерә.

Бу юлы «Нур» халык театры тамашачыга «Язмышларның ачы җилләре» исемле халык спектакленең премьерасын тәкъдим итте.


Театрның режиссеры – яшь талантлы белгеч Инзилә Галиуллина сәхнәләштерү өчен бик актуаль проблеманы чагылдырган әсәр алган, актерларны дөрес итеп сайлаган, рольләрне белеп бүлгән һәм җиренә җиткереп уйнарга өйрәткән.


Ә инде гомерләренең соңгы өлешен картлар йортында үткәрүче әбиләр ролен башкаручы артистлар, үзләре дә лаеклы ялда булган хатын-кызлар: Роза Тимершина, Әлфия Бикхуҗина, Халидә Җиһаншина, сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина искиткеч матур итеп башкарды, әйтерсең лә барысы да театр училищесын тәмамлаган да, гомер буе сәхнәдән төшмәгән.

 Халык мәдәният йортына бик теләп йөри. Инде хәтерлисездер, пандемия башлангач, күпләр өйләрендә бикләнде һәм тамашаларга, концертларга сусады дип әйтимме. Ә спектакльләр авыл җирендә бик еш күрсәтелми.
Режиссерыбыз Инзилә Галиуллина һәрвакытта да халыкка кызык, актуаль булган әсәрләрне тәкъдим итәргә тырыша.

-Репетицияләргә килгәндә, безнең Ләлә Хаҗипова җитәкчелегендәге «Яшь йөрәкләр» төркеменә йөрүче апалар, сәнгатькә битараф булмаган авылдашлар теләп катнаша. Әзерлек аеруча күңелле бара. Һәм инде башкарган эшебезнең нәтиҗәсен күрү безнең өчен зур шатлык, халыкның уңай фикере – зур бәя. Гомумән, башкаларның рәхмәт сүзләрен ишетү бәхет ул. Моңа ирешү өчен әллә кем буласы да юк, бары гадел булып, яраткан эшеңне җиренә җиткереп башкару гына кирәк. Зал тутырып спектакльне карарга килгән төрле яшьтәге тамашачыларның барысына да мең рәхмәт. Киләчәктә тагын да илһамланып иҗат итәргә, авылдашлар белән бердәм булып рольләр тудырырга, халкыбызны яңадан-яңа спектакльләр белән шатландырырга насыйп булсын иде, – дип сөйли Норлат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина.

Тамаша беткәч, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бик матур концерт та куелды. Менә шулай, бүгенге тыныч булмаган тормышта, авырлыкларны бергә җиңеп, мәдәният йортларыбызда очрашып, рухи азык алып, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтеп яшәсәк иде. Норлат артистларын премьера белән котлап, яңа иҗат җимешләрен көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев