Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Музей кичләре" татар акценты белән: Васильевода балалар өчен чара узды

Дистәләгән җирле мәктәп укучылары Константин Васильевның җирле музее диварларында @museumvasileva "Музей кичләре" традицион май чарасында катнашу өчен җыелды. Быел әлеге кичләрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше, шулай ук күренекле татар укытучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның фәнни эшчәнлеге темасы булды.

Балалар мастер-классларда татар орнаменты белән тәрәзә йөзлекләрен бизәде, панно әзерләде, лаләләр һәм түбәтәйләр ясады. Каюм Насыйри Архитектура-этнография комплексыннан (Олы Ачасыр авылыннан) алып киленгән татар халкының көнкүреш әйберләреннән тәкъдим ителгән интерактив күргәзмә балаларда аеруча кызыксыну уятты.

Балалар борынгы предметларны карады, кул тегермәнендә рәхәтләнеп ашлык тарттылар, өй токмачы ясадылар, көянтә белән чиләкләрне күтәреп карадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

24

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев