Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Мулла иле - талантлар иле" дип юкка гына әйтмиләр шул

 Тагын бер бик тә талантлы кызыбыз Казан шәһәрендә зур җиңү яулап кайтты.

"Сәйдәш" мәдәният сараенда "Татар кызы-2022" Республикакүләм бәйгесенең ярымфиналы булып узды. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган кызлар ике көн дәвамында күңелле экскурсия, спектакль карау кебек чараларда катнашып, сынаулар үттеләр. Ярымфиналда Яшел Үзән данын безнең Мулла Иле авылыннан бик тә талантлы, бик тә чибәр кызыбыз Сиринә Насыйбуллина яклады. Һәм сынатмады! Барлык сынауларны да уңышлы үтеп, Сиринәбез сентябрь аенда узачак финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булды.
Сиринә кечкенәдән үк Мулла иле мәдәният йортында эшләп килүче төрле түгәрәкләргә йөреп үсте. Ул чыннан да күпкырлы талант иясе. Үзе җырлый, бии, матур итеп шигырьләр сөйли. Кулыннан килмәгән эше бер генә дә юк. Бәйли, чигә, тегә, тәмле ризыклар пешерә. "Алма агачыннан ерак төшми" диләр бит, әнисе Әнисә апа да нәкъ шундый сыйфатларга ия. Үзенә генә хас булган матур, нәфис тавышы белән җырлап тамашачыларны сөендерә, барлык мәдәни чараларда да катнаша. Яшь чагында Казанда ансамбльдә җырлап йөреп күп кенә районнар, авыллар, шәһәрләр кичкән ханым ул.
Сиринә бүгенге көндә Казан шәһәрендә 18 нче номерлы татар гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укыта. Ул бик сабыр, төпле фикерле, акыллы, тәрбияле, әдәпле, гадел... Укытучыларга хас барлык сыйфатларны да үзенә туплаган Сиринәбез.
Сиринәгә киләчәктә дә зурдан зур уңышлар, якты киләчәк, яңа җиңүләр телибез. Барлык хыяллары да тормышка ашсын. Аңа “Татар кызы – 2022” титулын алырга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
Сиринә матурым, без синең белән чиксез горурланабыз, сине яратабыз һәм синең җиңәчәгеңә ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев