Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында моңарчы булмаган зур чара - “ТАТАР СҮЗЕ” районкүләм бәйгесе

21 февраль көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә, “ТАТАР СҮЗЕ” дигән бик зур районкүләм бәйге булып узды.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү нигезенә таянып уздырылды.
Безнең туган телебез – ул татар теле. Бу бәйгедә үзенең ана теленә битараф булмаган, үзенең милләтен чын-чынлап яратучылар, туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләде.

Бәйрәм, мәдәният йортында эшләп килүче “Нәфис сүз” түгәрәгенә йөрүче балаларның әдәби – музыкаль монтажы белән башланып китте. Бәйгене Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев һәм Яшел Үзән муниципаль районы, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алия Хисамова ачып җибәрде. Алар залда утыручыларны бәйрәм белән котлап, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Конкурс “Татар язучыларының шигырьләре”, “Тау ягы шагыйрьләренең шигырьләре”, “Үз иҗатым” дигән өч номинациядә узды. Бәйгебездә 5 яшьтән алып 70 яшенә кадәр булган 45 шигырь укучы көч сынашты. Алар 5 яшьтән-10 яшькә, 11 яшьтән-17 яшькә, 18 яшьтән-өлкәнрәк категорияләргә бүленде. Шигырь укучылар берсеннән-берсе осталар, берсеннән-берсе талантлылар иде. Җюри әгъзаларына бәйгедә катнашучыларны бәяләү җиңел булмады.

Тик шулай да арада иң көчлеләре алга чыкты:

“Татар язучыларының шигырьләре” номинациясендә, (5-10 яшьлекләр арасында)
1 нче урын: Кәбиров Нияз (Мулла Иле)
2 нче урын: Сәлахиева Нәфисә (Мулла Иле)
2 нче урын: Сәлахиева Зәйнәб (Мулла Иле)
3 нче урын: Гадиева Эвелина (Олы Ачасыр)

(11-17 яшьлекләр арасында)
1 нче урын: Гыйләҗева Әдилә (Күгәй)
2 нче урын: Нигмәтҗәнова Илсинә (Акъегет)
3 нче урын: Бикмөхәммәтов Рәзил (Мулла Иле)

(18 яшьтән-өлкәнрәкләр арасында)
1 нче урын: Сәлахиева Рәйлә (Мулла Иле)
2 нче урын: Хасанова Наҗия (Олы Шырдан)
3 нче урын: Сирәҗетдинова Гөлсинә (Акъегет)

“Тау ягы шагыйрьләренең шигырьләре” номинациясендә, (11-17 яшьлекләр арасында)
1 нче урын: Сәйфетдинов Газиз (Мулла Иле)
2 нче урын: Старикова Регина (Зур Өтәк)
3 нче урын: Мингалиева Алисә (Мулла Иле)

(18 яшьтән-өлкәнрәкләр арасында)
1 нче урын: Кашапов Илгиз (Норлат)
2 нче урын: Гатауллин Альберт (Норлат)
3 нче урын: Гәбделбариева Лилия (Норлат)

“Үз иҗатым” номинациясендә, (11-17 яшьлекләр арасында)
1 нче урын: Шәмсетдинова Хәдичә (Олы Ачасыр)
2 нче урын: Әкрамова Әзизә (Яшел Үзән)
3 нче урын: Саттарова Илүзә (Норлат)

(18 яшьтән-өлкәнрәкләр арасында)
1 нче урын: Хәлиуллина Әлфия (Түбән Урысбага)
1 нче урын: Яһудина Роза (Норлат)
2 нче урын: Тимершина Рәмилә (Норлат)
3 нче урын: Шакирова Миләүшә (Мулла Иле)
Арада махсус призга лаек булган өч шигырь укучыбыз да бар.
Зобнева Виктория “Татар теленә мәхәббәт” уятканы өчен (Түбән Урысбага)
Шәмсетдинов Мөхәммәд “Иң оста башкаручы” (Олы Ачасыр)
Сәйфетдинова Алия “Иң озын проза” сөйләгәне өчен (Олы Ачасыр)

Жюри рәисе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече, педагогика фәннәре кандидаты - Шиһапова Илсөяр Илдүс кызы болай диде: "Мин бик шат, үземнең туган ягымда мондый зур бәйге узуына. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бәйгедә катнашучыларны бәялисе бик авыр булды. Чөнки, барысы да осталар, барысы да талантлылар. Арада хәтта әзер артистлар да бар. Мин бик шат булыр идем миңа шундый талантлы студентлар килсә. Ә бу бәйгене икенче елга районкүләм генә түгел, республикакүләм ясарбыз" - диде.

Барлык катнашучылар да дипломнар һәм Илсөяр Шиһапова үзе алып кайткан шигырьләр җыентыгы китаплары белән бүләкләнделәр. Авыл җирлеге башлыгы иң нәни һәм иң өлкән шигырь сөйләүчегә үзенең призын тапшырды.
Дүрт сәгать буе барган бәйгебез бер сулышта узды да китте. Бу “ТАТАР СҮЗЕ” дигән бәйге дәвамлы булсын иде дигән теләктә, барлык катнашучылар да өйләренә бик канәгать таралыштылар.

Бүгенге көндә туган телен яраткан, аның әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган укучыларыбыз булуы бик куанычлы. Гаилә күрке укучыларда чагылганына тагын да инанасың. Балаларында туган телгә сөю хисен тәрбияләгәннәре өчен, туган телдә сөйләшкәннәре өчен милләтебез киләчәгенә битараф карамаган ата-аналарга һәм укытучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Туган телебезне сөеп, кадерләп яшик!

Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе
Фотолар "Мулла Иле мәдәният йорты" төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев