Яшел Үзән

Мулла Иле авыл җирлегенең Зур Өтәк авылында мәчет төзелеше тәмамланып килә

Эш барышын Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 бәяләде.

Июльдә Мулла Иле авыл җирлегенең Зур Өтәшкә авылында җыелган халык акчасына яңа мәчет төзелә башлады. Барлыгы битараф булмаган гражданнардан миллионнан артык сум акча җыелган.

-Бу мәчет чыннан да физик һәм рухи тынычлык урыны булырга тиеш! Яхшы эш эшлисез, афәрин, - диде Михаил Афанасьев.

Эшләрнең төп өлеше артта калды, бура, баскыч, тәрәзәләргә заказ бирелгән, алда эчке төзекләндерү һәм автомобиль кую урыннарын да кертеп, территорияне төзекләндерү тора.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: