Мошенниклар корбаны булмагыз!
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мошенниклар корбаны булмагыз!

Карашәм авылы мәдәният йортында өлкән буын кешеләре өчен «Ничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән темага әңгәмә уздырганнар.

Әлеге әңгәмәнең төп максаты – замана алдакчыларының хәйләсенә бирешмәскә өйрәнү.
Мошенниклар бик еш банк хезмәткәрләре исеменнән шалтырата, кешенең картасыннан акча урларга тырышалар дип хәбәр итәләр һәм акчаларны «иминиятле» счетка күчерергә тәкъдим ясый.

Исегездә тотыгыз: чын банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларыннан кодлар, шәхси мәгълүмат сорамый! Телефон номеры, паспорт, банк картасы һәм коды, SMS кодлар – мошенниклар өчен иң кыйммәтле мәгълүмат.


Нет комментариев