Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләтебез горурлыгы

Яшел Үзән районы татар халкына шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк.

Районыбызның иң матур авылларының берсе булган Татар Исламында туып-үскән атаклы педагог, тел белгече, 2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, 2010 елдан Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата әгъзасы Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова милләтебез горурлыгы!

Сугыштан соңгы авыр еллар булуга карамастан, Әлфия мәктәптә тырышып укуы белән башка укучылардан аерылып тора. Сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, ул Арча педучилищесына укырга керә. Соңрак Казан дәүләт пединститутын, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын Мулла Иле мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. Гадел укытучы үзенә һәм башкаларга карата да таләпчән була. Дәресләре кызыклы уза, укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү өстендә зур эш башкара. Яңа педагогик технологияләр кулланып, уңай нәтиҗәләргә ирешә.
1968 елда Ринат Мирхәйдәров белән гаилә коргач, Мамадыш-Әкил мәктәбендә 7 ел математика укытучысы булып эшли. 1977 елдан 2006 елга кадәр Косякау мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Директор буларак Әлфия Хәбир кызы мәктәпне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландыруга ирешә. Мәктәптә чын мәгънәсендә бер юнәлештә эшләүче, тырыш, алдынгы, ныклы белем һәм тәрбия бирүче педагоглар коллективы туплана. Коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә укучылар ра йон һәм республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярыш ларында призлы урыннар яулый. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 70%ы югары белем ала.
Косякау мәктәбе районда әйдәп баручылар рәтендә була. Әлфия Хәбировна эшенең нәтиҗәсен Яшел Үзән районы һәм хакимияте башлыгы да билгеләп, Мактау грамотасы белән бүләкли. Педагогик стажы 45 ел!
Талантлы педагог 2006 елда Яшел Үзән районы мәгариф бүлегенә милли мәсьәләләр буенча баш белгеч итеп билгеләнә. Яңа урында да ул үзен сәләтле җитәкче, оештыручы итеп раслый, эшен чын күңелдән яратып, бөтен көчен куеп башкара.
Әлфия Хәбир кызы бөтен гомерен татар теленә, татар халкына багышлаган шәхес. Бу кызыксынуны аның күңеленә әти-әнисе сеңдерә. Татар халкының тормышын китаплардан укып кына белми ул, ә һәр татар авылын, анда күргән кешеләрнең һәммәсен хәтерендә бик яхшы саклый. Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениеләре бөек мәгърифәтчеләребезнең фәлсәфи фикерләренә, Татарстан Республикасы халкының милли мәдәнияте традицияләренә нигезләнеп, милли белем бирү системасын үстерү буенча максатчан эш алып бара. Милли белем бирү тармагында яшьләр арасында белем тарату һәм популярлаштыруга, киләчәк һөнәрләрен татар халкының теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән бәйләүгә этәрә. Мәктәпләрдә икетеллелек һәм күпмилләтлелек нигезләре үсешенә шартлар тудырыла, бу нәтиҗәле эштә Әлфия Хәбир кызы әйдәп баручы белгеч булып тора.
Ирешкән уңышлары өчен РСФСР мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мәгариф отличнигы» значогы белән бүләкләнә. Соңрак «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек була. Хезмәт ветераны, Европа- Азия халыкара гуманитар академиясенең лаеклы әгъзасы, ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, 2015 елда Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәсенең Халыкара берлегенең медале белән бүләкләнә. 2013 елда Россия Федерациясенең «Успешные люди России» энциклопедиясенә кертелә. Әлбәттә бу дәрәҗәле бүләкләр зур хөрмәт һәм тынгысыз хезмәтен югары бәяләү. Һәм боларның барысына да язмам герое лаеклы! Әлфия Хәбир кызы бүген дә хәрәкәттә, телебез сагында һәм яңа идеяләр белән янып яши. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торасыз. Яшәү дәртегез бервакытта да сүнмәсен һәм балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын иде.

Гөлинә Саттарова.
«Ак калфак» татар
хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев