Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милли рухлы гимназиядә

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә төрле бәйгеләр, конференция­ләр, укулар даими уздырылып тора.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә Осиново гимназиясендә оештырылган «С.К.Гыйматдинов укулары» VI төбәкара фәнни-гамәли конференция­сендә без дә катнаш­тык.

445 укучы белем алучы гимназиядә милли рух уку йортына керүгә үк сизелә. Гимназия укучылары һәм укытучыларның милли киемнәрдән, туган телдә җыр-бию белән каршы алулары, музейлар буйлап экскурсия, кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләр, татар әдипләре әсәрләрен оста итеп сәхнәләштерүләре, концерт номерлары... Һәммәсе дә югары дәрәҗәдә һәм бу җитәкчелекнең, педагог­ларның, укучыларның бик тә сәләтле булулары турында сөйли.

– Бирегә килеп, шушы чарада катнашу да үзе зур мәртәбә. Барлык укучыларга һәм укытучыларга да рәхмәт җиткерәбез. Аеруча гимназия директоры Гөлинә Рөстәм кызының коллективны туп­лап, юнәлешле эш алып баруы күп­ләргә үрнәк булып тора, – дип үз фикерләрен җиткерде «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кад­рия Идрисова.

Әлеге укулар Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырыла. Бу чарада республикабызның төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Алар «Минем шәҗәрәм», «Минем динас­тиям», «Туган як тарихы сәхифәләре», «Экология һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү», «Татар халкының гореф-гадәтләре», «Яшь профессионаллар. Һәркемнең уңышы» һәм башка секцияләрдә татар, рус, инглиз телләрендә эчтәлекле итеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

Конференциягә татар әдәбияте галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәенов һәм башка мәртәбәле галимнәребезнең дә килүе әлеге чараның дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрә. Алар тарафыннан чыгыш ясаучы укучыларга, мөгаллимнәргә төпле киңәшләр бирелде.

Шулай ук Сферум платформасында Түбән Новгородтан, Ижау, Казан шәһәреннән, Әлки, Норлат, Чүпрәле районнарыннан укучылар чыгыш ясады. Соңыннан призлы урыннарга ия булучыларга дипломнар һәм җыентыклар тапшырылды.

Елдан-ел катнашучылар саны арту да конференциянең актуаль һәм кызыклы булуын сөйли. Шуңа да киләчәктә дә дәвамлы булачагына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев