Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Михаил Афанасьев: "Васильево башка дәрәҗәдә булачак!"

Район башлыгы ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белән берлектә Татарстанның иң эре бистәсенең хисап сессиясендә катнашты.

Сессия башланыр алдыннан Васильево Мәдәният йорты холлында җирле җитештерүчеләр щзерлщгщн икмәк-күмәч, мех, тимерче эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Һәм бистәнең үзенчәлекле талантлары - педагоглар һәм мәктәптән тыш эш үзәге укучылары тарафыннан осталарча кулдан эшләнгән композицияләр, каен тузыннан эшләнмәләр, фото-шедеврлар, раритетлы пластинкалар коллекцияләре, фотоаппаратлар һәм значоклар. Ә кадет интернат-мәктәбе укучылары робототехника буенча үзләре уйлап тапкан әйберләрен күрсәтте.

Бистә башлыгы башкарылган эшләр турында хисап тотты. Эльдар Хәлиуллин сөйләгәнчә, 2020 елда Васильевода "Безнең ишегалды" программасы уңышлы старт алган, универсаль спорт залы төзелгән, биологик чистарту корылмалары реконструкцияләнгән, хосусый секторның ике урамына вак таш түшәлгән, 2 чакрым тротуар юллары салынган. Ул, шулай ук, үз чыгышында агымдагы елга планнар турында сөйләде.

Поселокта яшәүчеләр җирле предприятиеләргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде: соңгы эре җитештерү - Васильево пыяла заводы, банкрот дип табылган иде, халыкка Казанга һәм Яшел Үзәнгә эшкә йөрергә туры килә. Иҗтимагый транспорт, аерым алганда, "Васильево-Казан" маршруты, җирле идарәче компания эше турында да сүз булды. Барлык мәсьәләләр дә каралды һәм эшкә алынды.

- Әйе, безгә әле күп нәрсә эшләргә кирәк. Икенче мәктәп ремонт көтә – анысын да беләм. Быел бистәдә яңа иҗтимагый киңлек булдыру эшен башлап җибәрәбез. Кайбер сораулар буенча без нишләргә кирәклеген беләбез. Кайсыларын быел ук хәл итәрбез, кайсылары алдагы елларга калачак. Президентның Васильевоның социаль-икътисадый үсеше буенча 5 еллык программа әзерләргә дигән йөкләмәсе бар, без аны әзерләдек, әмма коронавирус пандемиясе аркасында ул кичектерелде. Хәзер тормыш әкренләп торгызыла һәм без бу мәсьәләгә тагын бер кат әйләнеп кайтачакбыз. Сезгә түземлегегез өчен рәхмәт, Васильево башка төрле булачак! - дип мөрәҗәгать итте очрашу ахырында халыкка Михаил Афанасьев.

Район башлыгы сүзләре көчле алкышлар белән хупланды. Чарада, шулай ук, район башлыгы эштә алдынгыларга бүләкләр тапшырды, бергә гомер иткән юбилярларны һәм күптән түгел генә поселокта туган өч бала атасын котлады. 
 

Фото Риммы Бабаевой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев