Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Матур хатирәләрне яңартып

Авыл йөзен аның халкы һәм күркәм хезмәте билгели. Һәм төп байлыгы да – тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре

 

Акъегет авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, итек басучылары, тегүчеләре белән дан тоткан. Ни кызганыч, еллар уза барган саен итек басучы кебек иң кирәкле һөнәр ияләре дә авылларыбызда юк дәрәҗәсендә.
«Итек басу һөнәре бездә револю циягә кадәр үк барлыкка килгән. Киез итекләр басу һәм сату нәти җәсендә, безнең авыл халкы, хәтта Бөек Ва тан сугышы елларын да да үз көнен үзе күр гән», – дип яза Акъегет мәдәният йортының «ВКон такте»дагы төркеме.
2022 ел – Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны сак лау елы дип игълан ителде һәм шул уңайдан Акъегет мәдә ният йортында итек басу күренеше буенча видеосюжет төшер гәннәр. Альберт абый Бәхтияров итек басуның бөтен неч кәлекләренә ка дәр сөй ләп, аңлатып, эшләп күр сәтә. Һәм бу язма бик күп авылдашларның, якташ ларның хатирә ләрен, истәлек ләрен уяткан.
– Мин дә әтием Наил Әкрә мов турында язып үтим әле. Ул бик оста итекче иде. Әле дә сакланган итекләре бар. Нинди генә эш кораллары юк иде бездә. Альберт кода молодец, һәрнәрсәне булдыра. Ә инде мәдәният учагында эшләүчеләргә мин бик сокланам! Фирдүс белән Рәшидәбезгә тагын да яңа уңышлар, ныклы сәламәт лек теләп калам! Сез булдырасыз! – дип яза Җәмилә Тимершина.
– Әлеге эшебезнең максаты: үсеп килүче яшь буында халык көнкүре шенә карата кызыксыну уяту, ата-бабаларыбыз өчен горурлык, туган як тарихына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт, милли хис тәрбия ләү һәм үстерү дип сөйли, — Акъегет мәдәният йорты мөдире Фирдүс Нотфуллин.
Менә шулай, районыбыз мәдә ният йортлары халык сәнгате һәм мәдәни мирасны сак лау елында гаять зур эш башкара. Элекке гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңарту яшь буынга гына түгел, ә күпләр өчен кызыклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев