Күгәйлеләр «Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомернең нигезе!» дигән девиз белән яшиләр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйлеләр «Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомернең нигезе!» дигән девиз белән яшиләр

Сәламәт яшәү рәвеше нәрсәдән башлана?

  • Беренчедән, дөрес тукланудан. Көн саен яшелчә, җимеш, бөртекле азыклар ашарга, шикәрле һәм майлы ризыкларны чикләргә кирәк. Су эчү режимы да мөһим – көненә кимендә 1,5-2 литр чиста су эчү организмның эшчәнлеген яхшырта.
  • Икенчедән, даими физик активлыктан. Иртәнге гимнастика, җәяү йөрү, йөгерү, велосипедта йөрү, йөзү – болар барысы да йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, иммунитетны күтәрә, кәефне яхшырта. Көненә кимендә 30 минут физик күнегү ясау – сәламәтлеккә зур өлеш.
  • Өченчедән, начар гадәтләрдән баш тартудан. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану – сәламәтлекнең иң куркыныч дошманнары. Алардан котылу – озын гомергә таба беренче адым.
  • Дүртенчедән, психик сәламәтлек турында кайгыртудан. Стресс, борчылу, йокысызлык – заманча тормышның даими юлдашлары. Алар белән көрәшер өчен ял итү, хобби, якыннар белән аралашу, табигатьтә йөрү кирәк. Тыныч йокы – сәламәтлекнең нигезе.
  • Бишенчедән, даими медицина тикшерүләреннән. Авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау – озак яшәүнең мөһим шарты. Ел саен диспансеризация узу, табиблар киңәшләрен үтәү – үзеңә карата җаваплылык.

Фото: редакция архивыннан

Сәламәт кеше генә тормыштан тулысынча ләззәт ала, гаиләсенә, балаларына, оныкларына шатлык китерә, илебезгә файда китерә ала.

Сәламәтлекне күбрәк сәламәт яшәү, сәламәт тормыш алып бару юлында эзлик. Бергәләп сәламәт булыйк, бергәләп озын һәм бәхетле гомер кичерик! 

Фото: редакция архивыннан

- Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Ә безнең өлкәннәр, балалар һәрвакыт спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнеп организмнарын чыныктыралар. Сәламәтлекне күбрәк сәламәт яшәү, сәламәт тормыш алып бару юлында эзлик, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК төркемендә.

 


Нет комментариев